Терлекчелек тармагында яллар юк, ди Кайбыч авыл хезмәтчәннәре

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бу елда башкарган эшләренә югары бәя куйды.

- 2014 ел безнең район өчен төрле яклап уңышлы ел булды. Терлекчелек, игенчелек тармакларында да үткән еллар белән чагыштырганда алга китеш шактый, - диде ул җитәкчеләрне Яңа ел белән котлап.

Киңәшмәдә бәйрәм көннәрендә фермаларда кизү торуны оештыру, малларны тиешенчә ашату, эчерүне контрольдә тоту кирәклегенә аерым басым ясалды. Авыллардагы юлларны кардан арындыруда да авыл җирлекләренә ярдәм итү бурычы куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International