Кече Кайбыч укучыларына Яңа елга — мәчет бүләге

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Кече Кайбыч балаларының Мәгъзүм ага кулыннан беренче генә тапкыр бүләк алулары түгел. Бирегә ул, Кыш бабай кебек, ел саен килә. Күчтәнәчләрен төяп, быел да килеп җитте.

--Мәчеткә бирелгән акчалар юк-барга сарыф ителми. Фитыр сәдакасына Аллаһ Тәгалә балаларны сөендерергә кушкан. Без бу бүләкләрне әнә шәул акчага сатып алдык. Сабыйлар сөенсен, рәхәтләнеп белем алсыннар. Шушы балалардан башка безнең киләчәгебез юк. Аларга без бөтен шартларны тудырырга тырышырга тиешбез. Шөкер, авылыбызда зур гына балалар бакчасы төзелә башлады. Моңа бик сөенәбез. Районыбыз да күз алдында үсә бара. Моның өчен район башлыгына бик зур рәхмәт, — диде Мәгзүм ага, балалар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International