Бүгенге буын кешеләре аны өлкәннәр сөйләгәннәр буенча гына белсә, өлкән буын кешеләре исә тынгысыз җанлы чордашларын әле дә хәтерли. Авылдашлары, чордашлары үтенече буенча моннан берничә ел элек район үзәгендә аның исемендәге урам да барлыкка килде. Балачагы, яшьлеге, гомере узган урам хәзер аның исемен йөртүе чыннан да барыбыз өчен дә горурлык. Районыбызның тарихын яктырткан, аның данлы кешеләренә дан җырлаган “Туган җирем- Кайбычым” китабында Фәсхетдин Ярхәмовның тормыш юлы шактый киң яктыртыла.
Әтиләренең 100 еллык юбилее уңаеннан балалары район җитәкчелеге белән берлектә 4 апрельдә аны искә алу чаралары үткәрә. Бүген сәгать унбердә тирәсендә ул яшәгән йортка мемориаль такта куела. Галия Кайбицкая исемендәге музейда Фәсхетдин аганың тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган күргәзмә дә ачылды.Тантанага чакырылучыларны музейга да алып барачаклар. Ә соңыннан искә алу кичәсе кафеда өстәл артында уза. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башка җитәкчеләр, Фәсхетдин ага белән бергә эшләгән Кошман, Кече Кайбыч, Олы Кайбыч авылы кешеләре, балалары, туганнары, оныклары катнаша.