Кайбыч районы ветераннары өстәмә акча алачак

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, Ленинград камалышында калучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына җидешәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Сугыш вакытында алты айдан да күбрәк эшләгән тыл хезмәтчәннәренә өчәр мең сум акча бирелә. Бу хакта безгә Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр итте. Кайбыч ветераннарына бер тапкыр түләнелүче әлеге компенсация өчен 2,2 миллион сум акча бүлеп бирелә. Безнең районда аны 529 кеше алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International