Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үткәрелүче әлеге бәйге җиңүчеләрен еллык эшчәнлеккә карап билгелиләр. Анда халык саны арту да, салымнар җыю, салым булмаган керемнәр, кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны, торак төзелеше дә, башкалар да исәпкә алына. Бәйгедә катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан да 217 гариза бирелгән, шуларның 104е җиңүче дип табылган. Узган елларда грант отучылар шул акчага авыл эчендәге юлларны ремонтлаган, су мәсьәләсен хәл иткән, техника сатып алган, башка эшләрне башкарган.