ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинглар районыбыз авылларында 8 майда узды. Бу датага һәрбер авыл җирлеге тырышып әзерләнде: сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, памятниклар, обелисклар яңартылды. Борындык авылында да Бөек Җиңүнең җитмешенче язын өрь-яңадан төзелгән обелиск янында каршы алдылар. Башланырга әле шактый вакыт булса да, әбиләр һәм бабайлар, бәйрәмчә матур итеп киенеп, клуб янындагы Җиңү бакчасына җыелды. Озак та үтми, мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы күренде. Кулларына байраклар, сугышта катнашкан бабаларының зурайтылган портретларын тоткан укучылар авыл урамы буйлап патриотик җырлар җырлап, митинг буласы урынга төшеп җиттеләр. Әби-бабайларның һәрберсенә укучылар кып-кызыл лалә чәчәкләре бүләк итте

8
май, 2015 ел
җомга
Мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә төзелгән һәйкәл янында мәктәп укучылары мактаулы каравылда тора. Бәйрәм тантанасына җыелган халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде
7 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Тантана Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды
Олы Подберезье мәктәбе укучылары 7 майда Казанда “Җиңүнең кадерле йөзләре” баннерын яклады
Безнең районда 8, 9 майда “Үлемсез полк” акциясе уза.  Барлык авылларда да укытучылар һәм мәктәп укучылары митингка сугышта һәлак булган туганнары, авылдашлары фотоларын күтәреп чыга
7 майда, ниһаять, “Кайбыч колхозчысы” дип аталган “ПЕ-8” самолетының макеты үз урынына менеп урнашты
Мәктәп укучылары 9 Май – Җиңү көнен лаеклы каршы алырга әзерләнә. Алар патриотик акцияләрдә актив катнаша
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссиянең 5 майда узган чираттагы утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җиңү көнен барлык авыл җирлекләрендә дә югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әтием сугышка киткәндә әнкәем 26 яшендә дүрт бала белән кала. Әткәй китеп ике ай узгач, мин туганмын. Шуңа күрә дә инде миңа үз гомеремдә бер мәртәбә дә әткәй дип әйтергә насыйп булмады
Урамда – май, димәк, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чорга – имтиханнарга да озак калмады. Ә аны үткәрү тәртипләре елдан-ел үзгәреп тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International