ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 28 апрельдә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы» медальләрен тапшырды
Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” фестивале башланыр алдыннан баскетбол, бадмитон буенча җиңүләргә ирешкән Борындык, Федоровское, Мөрәле мәктәпләре укучыларын бүләкләделәр. Аларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды
“Йолдызлык” фестивале Татарстанда быел унбишенче тапкыр үткәрелде

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Районыбыз кырларында чәчү гөрли. “Ак барс Кайбыч-3” җәмгыятенең Иске Чәчкаб бүлекчәсендә дә чәчү кампаниясенең иң кызган чагы. Бүген, 9 майда, биредә сабан бодаен чәчүне төгәлләп киләләр иде
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Тулаем алганда барлык мәйданнарның 37 процентында эш башкарылды инде
Бәйрәм тантанасына килгән авылдашларын котлап, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгыш ясады һәм һәйкәл комплексы төзелешендә катнашучылар, матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларына рәхмәтен белдерде
Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар
Кече Мәме авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг мәктәп укучылары демонстрация белән мәдәният йорты янына килеп җиткәч башланып китте. Анда аларны авыл халкы- тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, урта буын кешеләре, яшьләр көтеп тора иде. Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та, орден- медальләрен чыңлатып, митингка килгән
Колаңгыда көн уртасында олы юлны тутырып барган демонстрациягә юлдагы бөтен транспорт чаралары юл бирде. Биредә Җиңү көнен аеруча истә калырлык итеп зурлап уздырдылар. Биредә быел машинага кадәр бизәгәннәр иде. Агач ботаклары белән бизәлгән кечкенә йөк машинасының арбасына утырган әбиләр юл буе җырлап төште
Бортас авылы халкы быел Җиңү бәйрәмен сугышта һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә куелган яңа һәйкәл янында каршы алды.Ул һәйкәлнең бер ягына фронтта чит җирләрдә ятып калган солдатларның, ә икенче ягына тыныч тормышта һәлак булган ветераннарның исемнәре язылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International