Авыл халкы, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре алдынды Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары концерт белән чыгыш ясады. Алар сугыш турында шигырьләр сөйләгәндә, җырлар башкарганда өлкәннәрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде.
Бөек Ватан сугышына Чүти авылыннан 284 ир-егет алынган, аларның барысына да туган якларына кайту насыйп булмаган. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
- Мин 1941 елның маенда хәрби хезмәткә чакырылдым. Июнь аенда сугыш башланды. Беренче тапкыр Мәскәү өлкәсендә барган бәрелешләр вакытында сугышка кердем. Хәзерге чор балалары миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тыныч тормышның кадерен белсен иде. Без күргән сугыш афәтләрен аларга күрергә Ходай язмасын. Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм, тыныч, тату тормыш, сәламәтлек телим, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм ага Сираев.
Алга таба сугыш һәм тыл ветераннары мул итеп әзерләнгән табыннар артында яшьлек хатирәләрен яңарттылар.
Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН