Борындыкта Бөек Җиңү юбилеена яңа һәйкәл өлгерттеләр

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Һәрбер авыл кешеләре кебек үк, борындыклылар да Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән. Биредән фронтка 210 кеше китеп, шуларның 137се сугыш кырларында башын салган. Исән кайткан ветераннар да авылда берәү дә калмаган. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Борындыклыларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров килде.

--Җиңү безгә җиңел генә бирелмәде, ул бик күп югалтулар бәрабәренә яулап алынды. Туган илгә азатлык яулауга керткән фидакарь хезмәтегез, Ватаныбызга чиксез мәхәббәтегез өчен чиксез рәхмәт белдерәбез һәм алдыгызда баш иябез, — диде ул.

Тантаналы митинг тәмамлангач, әби-бабайлар клубта әзерләнгән өстәл янына җыелды.

Алсу Гаттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International