Кайбыч укучылары – “Хәтер вахтасы”нда катнаша

2015 елның 8 мае, җомга
8-9 май көннәрендә барлык авыл җирлекләрендә дә «Хәтер вахтасы» оештырыла. Әлеге ике көндә мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр янында мактаулы постта торачак. «Георгий тасмасы» патриотик акциясе дә дәвам итә. Бәйрәм көннәрендә волонтерлар аны митингта катнашучыларга тага. Укучылар технология дәресләрендә Георгий тасмаларына тынычлык символы – күгәрченнәр дә беркеттеләр. Күгәрченле ул тасмаларны «Язның шәфкатьлелек атнасы»нда ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләк иттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International