ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” драмасын куйдылар

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Егетләрне хәрби хезмәткә мәктәптән үк тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә әзерли башлыйлар. Унынчы класстан соң, ел саен майның соңгы көннәрендә хәрби җыенга җыелалар. Дәресләрдә өйрәнгәннәрен практикада күрсәтәләр, төрле нормативларны үтиләр
 Бу атнаның дүшәмбесендә Колаңгыда яшәүчеләр тормышында зур вакыйга булды: яңа төзелгән мәчет манарасына ай куелды

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган мәйданда мәктәпләрнең балалар оешмалары активистлары слеты һәм балалар Сабантуе уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде
«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 2003-2007 елгы укучылар командалары арасында йөзү буенча “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
«Рус милләте күп гасырлар буена җыйган зур рухи көчкә һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади кодрәткә ия булган әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан мәдәниятенә кабатланмас төсмер бирә. 

30
май, 2015 ел
шимбә
Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парклар зоналарын төзекләндерү проектларын тәкъдим иттеләр. Президент бу идеяләрне хуплады, әмма, аларны төзекләндерүгә керешкәнче моны халык белән бергә хәл итәргә боерды
Ямьле җәйләр дә җитте, болыннар яшеллеккә күмелде. Терлеклекчеләребез кышлату чорын уңышлы үтте, терлек азыгы җитәрлек булгач, кышның авырлыгы сизелмәде, продукция алу да кимемәде. Хәзер терлекләр җәйге лагерьларга күчерелде. Иске Чәчкаб фермасында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз җәйге мөмкинлекләрдән тулырак файдалану хакында барды.

29
май, 2015 ел
җомга
Яфраказыкның яшь терлекләр организмы өчен файдасы гаять зур. Аны барлык фермаларда да уңышлы кулланалар, шуңа да бозаулар көр, сәламәт булып үсә. Авыл хезмәтчәннәренә витаминнарга бай азык җыюда һәр елдагыча оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре булыша
Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа с.г.в. әйтте: “Шөгбан аеның бүтән айлардан өстенлеге минем бүтән пәйгамбәрләр каршында булган өстенлегем сыман” дип. Белгәнебезчә, Мөхәммәд мостафа с.г.в. ахырызаман пәйгамбәре һәм Коръәни кәримдә Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезнең җир йөзендә иң матур холык иясе икәнлеген белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International