Колаңгыда ачылачак мәчеткә ай куелды

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Әлеге авылда беркайчан да мәчет булмаган, шуңа да авыл халкы аның төзелүен зур түземсезлек белән көтте. Мәчеткә ай куюны карарга да бик күп кеше килгән иде. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, мәчетне төзүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән Руслан Хафизов та уртаклашты. Мәчетне тантаналы төстә 10 июньдә ачырга җыеналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International