Мәктәп укучылары хәрби җыенга җыелды

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Быел да егетләр тормыш иминлеге нигезләре  укытучылары белән бергә Олы Кайбыч авылы янындагы урман читендә палаткалар корды. Монда район мәктәпләреннән 37 укучы җыелды. Өч көнлек хәрби җыен барышы белән танышырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, “Кайбыч” полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин да килде. Биредә нәкъ хәрбиләрчә: лагерьга керү юлында ике егет контроль үткәрү пунктында кизү тора, чит кешеләр рөхсәтсез керә алмый. Медик Ирек Әхмәтов егетләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү тәртибен аңлатты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International