Кайбычта яңа парк булачак

2015 елның 30 мае, шимбә

Проектлар буенча гаммәви тыңлаулар башланып китте инде. Быел Татарстанда 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатка республика бюджетыннан шәһәр-районнарга 1 миллиард сум акча җибәрелә. Алга куелган бурыч – моңа кадәр булган яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңа парклар булдыру.

Олы Кайбыч авылында яшәүче Ләлә Хәйруллина йортлары каршысындагы зур мәйданда быел яңа парк барлыкка киләчәгенә шатланып туя алмый:

– Бу урамда яши башлавыма 33 ел вакыт узып китте инде. Ә безнең урам белән Бәрле елгасы арасындагы әлеге болын сазлыклы урын иде. Анда кешеләр дә, терлекләр дә йөри алмады, чөнки батсаң, мәңге чыга алмассың. Ике ел элек кышка керер алдыннан монда күл өчен урын әзерли башладылар, озак та үтмәде, зәңгәр күл барлыкка килде. Чокыр казып, чишмәгә кадәр торбалар суздылар, әкренләп күлгә су тулды. Бу язда күлгә аккошлар да килде, алар хәзер күренми инде. Ә менә берничә пар кыр үрдәге әле дә йөзә. Балалар яратып күзәтә аларны. Быел монда халыкка ял итү өчен яңа парк барлыкка киләчәк икән, ышанасы да килми, хәтта. Гасырлар буена тик яткан бер файдасыз урынга җан өрделәр бит.

Әбрар Шамин урамында яшәүчеләр генә түгел, бөтен район халкы шатлана моңа.

– Безнең йортның тәрәзәләре дә шушы урынга карый. Элек монда бушлык иде, ә хәзер матур панорама күзәтелә. Булачак парк алдында әле узган ел гына “Кайбыч” боз мәйданы ачылган иде. Бик матур бина ул. Яшь хоккейчыларыбызга Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов әнә шундый зур бүләк ясады, – диде Люзия Низамиева. – Бу безнең малай-кызларның күптәнге хыялы иде. Хәзер боз мәйданы артында ял паркы ачылачак. Кайчакта өй эшләреннән арыгач, яңа күл буена барам, ял итеп кайтам,  су үзе тынычландыра бит ул.

– Быел ачылачак бу ял паркы да кайбычлыларга Рөстәм Миңнеханов бүләге. Республика Президенты инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде бит, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Әлеге ел кысаларында ял итү урыннарының яшел зоналарын төзекләндерү буенча республикада, шул исәптән безнең районда зур күләмле программа тормышка ашырыла. Татарстан Президенты белдергәнчә, парклар һәм скверларга шулай игътибар артуы кешеләрдә яңача ял итү культурасы булдыруга юнәлдерелгән. Паркта һәркем үзенә охшаган шөгыль таба алырлык шартлар тудырырга кирәк. Табигать кочагында  ял итүнең өстенлекләрен шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән берләштергән яшел зоналар иҗтимагый тормышның яңа урыннарына әйләнә. Бу урында ясалма күл ясау минем күптәнге хыялым иде. Ә менә аның тирәсен халкыбыз рәхәтләнеп ял итәрлек итеп бизәү турындагы хыялыбызны тормышка ашырырга Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә. Саф авыл хуҗалыгы районына бу максатка миллионлап акча бирелә икән, моны халкыбыз турында кайгыртуның матур үрнәге дип кабул итәргә кирәк. «Кайбыч» боз мәйданы артындагы бу паркны киләчәктә Сабантуй мәйданындагы парк белән тоташтыру хыялым да бар.

Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, парклар һәм скверлар оештыру, төзекләндерү программасы буенча безнең районга республика бюджетыннан 3 миллион 766, 84 мең сум бүлеп бирелә, җирле бюджеттан да акча карала. “Татинвестгражданпроект” паркның проектын эшләгән инде, генераль подрядчик – “Татлизинг” оешмасы, ә субподрядчик – үзебезнең райондагы “Заман” төзелеш оешмасы. Булачак парк тирәсенә оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре ямьле язда агачлар утыртты, аңа кадәр аны каты куралардан чистартканнар иде. Булачак парктагы төп эшләргә – брусчатка җәю, күл тирәли беседкалар, фонтан, яктырткычлар урнаштыру һәм башка эшләргә милли бәйрәмебез Сабантуйлар узгач тотыначаклар. Бу парк та кайбычлыларның яраткан ял итү урынына әйләнер дип ышанасы килә.

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан вконтакте социаль челтәрендә махсус группа да (http://vk.com/parkitatarstana) барлыкка килде. Бу төркем безнең республикабыз, үзебез яшәгән авыл-шәһәрләрнең елдан-ел яшелләнә, матурлана баруына битараф булмаган кешеләрне берләштерү өчен ачылган. Әле күптән түгел генә ачылса да, анда теркәлүчеләр саны шактый күп инде. Татарстан Президенты тәкъдиме белән старт алган  Парклар һәм скверлар елы уңаеннан ачылган төркемгә  Кайбычтагы парклар турындагы фотолар, аларның ачылу тарихы, анда ял иткән вакытыгыз, өмәләр турындагы фотолар, хәбәрләрегезне сез дә тәкъдим итә аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Кайбычлылар “Президент белән бергә” хәрәкәтенә дә актив кушылды.  Районыбыздагы туган ягын яшел бишеккә әйләндерүчеләрне бөтен республика халкы белсен. Татарстанга килгән  туристларга күрсәтерлек яшел зоналар безнең районда да күп.

 

 


Луиза СӨНГАТУЛЛИНА


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International