Каравонда кайбычлылар да катнашты

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Башка милли бәйрәмнәр кебек Каравон көчен Җир-анадан ала. Ул – чәчү тәмамлануга, яз һәм уңышка багышланган тантана. Халык җырлары, биюләре һәм уеннары кешеләрне якынайта, яхшылыкка һәм матурлыкка өнди», – диелә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Каравон бәйрәме белән котлавында.

Лаеш районының Никольское авылында ел саен үткәрелүче бу бәйрәмнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Анда республиканың гына түгел, Россиянең дә төрле төбәкләреннән фольклор ансамбльләр, кул эшләре осталары катнаша. Быел да бәйрәмгә җыелучыларны Рөстәм Миңнеханов кайнар котлады. Ә танылган җырчы Надежда Кадышева һәм «Золотое кольцо» ансамбленең чыгышы бәйрәм бизәге булды. Бу бәйрәмдә Колаңгыдагы «Радуга» ансамбле дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International