Кайбыч укытучылары халыкара фестивальдә катнаша

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Алабуга шәһәрендә 9-12 августта мәктәп укучыларының халыкара фестивале уза. 

Анда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаша һәм чыгыш ясый, төрле төбәкләрдән җыелган укытучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, джаз концерты була, иҗади кичә һәм башка чаралар да уза. Бу фестивальдә Татарстан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән – Германия, АКШ һәм Молдавия, Әрмәнстан һәм башка җирләрдән дә укытучылар, белгечләр, галимнәр, урта һәм югары уку йортлары вәкилләре катнаша. Алар арасында Колаңгы мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Наталья Лукоянова, Надеждино мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Айдамирова, Иске Чәчкаб мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Гыйләҗева да бар. Фестивальдә «Педагог-мастер» республика бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләклиләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International