13 нче августтан алып 20 нче августка кадәр Казан дәүләт аграр университетының республикада бердәнбер студентлар халык театры үзенең чираттагы иҗат җимешен – “Мәхәббәт турында җыр” спектаклен Кайбыч төбәгенең төрле авылларында күрсәтәчәк.
Аграр университетның студентлар халык театры инде 25 елдан артык яшәп килә. Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә куелган үз спектакльләрен үзешчән артистлар Татарстанның төрле авылларында күрсәтә.
Театрны 13 август көнне – Хуҗа Хәсән авылында, 14 август көнне – Чүти авылында, 15 август көнне – Иске Тәрбит авылында, 16 август көнне – Кошман авылында, 18 август көнне – Мөрәле авылында, 19 август көнне – Олы Урсак авылында, 20 август көнне – Борындык авылында тамаша кылырга мөмкин булачак. Рәхим итегез!