Клишева Анна Матвей кызына 12 август көнне 90 яшь тулды

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Беляево авылында гомер итүче Клишева Анна Матвей кызына 12 август көнне 90 яшь тулды. Ул 20 елдан артык Колангы икмәк кабул итү пунктында хезмәт иткән. Аны бу олы юбилее белән котларга Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигмәтҗанов, Колангы икмәк кабул итү пункты җитәкчесе Илгиз Муглиев килделәр. Алар Анна Матвеевнага РФ Президенты котлавын һәм Кайбыч муниципаль район башлыгы А. Рәхмәтуллин буләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International