"Инсультка юл куйма!" профилактик акциясе узды

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында район үзәк хастаханәсе табиблары Н. Зарипова, М. Яруллина һәм шәфкать туташы А. Хәмидуллина катнашында “Инсультка юл куйма!” профилактик акциясе узды.

Әлеге чарада спорт һәм сәламәтләндерү комплексы коллективы, пенсионерлар һәм башка райондашлар катнашты.

Белгечләр теләге булганнарның артериаль кан басымын үлчәде, киңәшләр бирде, шулай ук инсульт, инфаркт кебек авырулар хакында тулы мәгълумат язылган кечкенә китаплар таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International