1 ноябрь көнне Буа шәһәрендә "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" исемендәге Республикакүләм IV фәнни -гамәли конференция узды.
Бу бәйгедә республикабызның гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән 120 укучы көч сынашты. Үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзегән Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Мәрьям Минвәлиева (җитәкчесе Ләйсән Баһавиева) һәм Инзилә Вәлиуллина (җитәкчесе Алсу Хәмидуллина) әлеге конференциядә катнашып, призлы урыннар яулап кайтты.
Аларны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр теләп калабыз.