Туган төбәк тарихына экскурсия

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье авылының тарихы гаять бай. Ул XVI гасырның икенче яртысында барлыкка килә. Монда Советлар Союзы Герое, куркусыз, кыю разведчик Андрей Кошкин туа. Әлеге авыл мәктәбе бүгенге көндә аның исемен йөртә.

Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, тарих укытучысы Роза Насыйбуллина җитәкчелегендә, Олы Подберезье мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды. Шул ук вакытта авыл мәдәният йорты музее, китапханә белән дә танышты алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International