Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе Г. Гарапова Апас муниципаль районының “Кояшкай” балалар бакчасы базасында узган “Туган як табигатен саклыйк” республика экология фестивалендә катнашты.
9 декабрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында 7-9 сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары узды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче санлы районара салым инспециясе салым түләүчеләргә үзләренең эшчәнлеген бәяләүнең тиз һәм уңайлы ысулын - "QR-анкеталаштыру" сервисын тәкъдим итә.
Иске Тәрбит урта мәктәбе укучылары район күләмендә узган яшь гражданнар Форумында катнашу бәхетенә ия булды.
Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгы ТР да кече һәм урта эшмәкәрлекне яктырту турында журналист эшләре һәм медиа - проектларга багышланган VIII Республика конкурсы старт алуы турында хәбәр итә.
Кулланышта булган батарейкалар - кыйммәтле материал.
Ульянково авыл җирлеге Башлыгы Фәридә Сундурова, ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова, Корноухово авылыннан китапханәсе методисты Тамара Титова һәм Валентина Иряшова Дан Ордены тулы кавалеры Иван Субботинның тол калган хатыны янына барып, хәлләрен белештеләр.
Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы тәрбиячесе Г. Вахитова икенче кечкенәләр төркемендә “Гаилә” темасына багышланган ачык дәрес уздырды.
1993 нче елның 12 декабрендә, бөтен халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Хокукый дәүләт төзелешенә нигез салынды һәм кешенең аерылгысыз хокуклары һәм ирекләре закон тарафыннан ныгытылды.
Олы Кайбыч авылындагы «Салават күпере”спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә 11 яшь һәм аннан да кече малайлар, кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узды.