Укучылар арасында баскетбол буенча ярышлар төгәлләнде

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

9 декабрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында 7-9 сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары узды. Әлеге ярышларда районыбыз мәктәпләреннән 10 команда катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, 1 урынны Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулады һәм һәм күчмә Кубокка ия булды. 

Бу быелгы уку елында баскетбол буенча соңгы ярыш булды. Укучыларны хәзер кышкы спорт төрләре көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International