Баскетбол буенча ярышлар узды

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе
Олы Кайбыч авылындагы «Салават күпере”спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә 11 яшь һәм аннан да кече малайлар, кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узды. 
Олы Урсак урта мәктәбенең кызлар командасы 1 урынга лаек булса, шул ук мәктәпнең малайлар командасы 2 урынны яулады. Олы Подбереье урта мәктәбе кызлары 3нче баскычка менде. Олы Кайбыч урта мәктәбе яшь баскеболчылары әлеге ярашларда җиңүче дип табылды, Федоровское урта мәктәбенең малайлар җыелма командасына бронза медаль тапшырылды. 
Призлы урыннар яулаган һәр команда һәм катнашучылар Диплом һәм грамота, шулай ук истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International