Хөрмәтле райондашлар!
Бу – илебездәге дәүләт бәйрәмнәренең иң мөһимнәреннән берсе. 1993 нче елның 12 декабрендә, бөтен халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Хокукый дәүләт төзелешенә нигез салынды һәм кешенең аерылгысыз хокуклары һәм ирекләре закон тарафыннан ныгытылды. Илебезнең төп законы демократик үзгәрешләрнең хокукый нигезен тәшкил итте.
Илнең киләчәге аның гражданнары кулында. Ә безнең районның нинди юлдан алга барасын сез хәл итәсез, хөрмәтле кайбычлылар. Һәркайсыбыз да, дәүләтебезнең Төп законы нормаларын үтәп, үз хокукларыгызга һәм бурычларыгызга җаваплы, сакчыл мөнәсәбәттә булып, төбәкнең социаль, сәяси һәм икътисади тотрыклылыгына үзебездән өлеш кертәбез.
Алдыбызда әле хәл ителмәгән бурычлар да бар, әлбәттә. Тик барыбыз бергә булганда безнең зур куәткә ия булуыбызны истә тотыйк. Бергә булганда барлык кыенлыклар да җиңелер һәм без кече һәм зур Туган илебезнең чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез. Ихлас күңелдән һәммәгезгә дә иминлек, сәламәтлек, Россия, Татарстан, районыбызның чәчәк атуы хакына башкара торган эшләрегездә уңышлар, бәхет телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин