Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче санлы районара салым инспециясе салым түләүчеләргә үзләренең эшчәнлеген бәяләүнең тиз һәм уңайлы ысулын - "QR-анкеталаштыру" сервисын тәкъдим итә. Моның өчен кәрәзле телефон яки планшетка QR - код куелган махсус программа урнаштырырга кирәк. Әгәр андый кушымта булмаса, https://order.nalog.ru/qr/1377/ сылтамасы буенча кереп, тоташтыра аласыз.