Мәлки авылында гражданнарның узара салым акчасына булган балалар мәйданчыгын төзү буенча эшләр тәмамланып килә.
2018 елның 29 августында сәгать 9:00-13:00 кадәр Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов гражданнарны кабул итү көне үткәрә. Анда хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда физик көчне законсыз куллану очраклары буенча һәм медицина хезмәтен тулысынча күрсәтмәү сораулары күтәрелә.
Кошман мәдәният йортында озак еллар китапханә системасында һәм бүгенге көндә эшләүче китапханәчеләр белән “Үткәннәр сагындыра...” дигән очрашу кичәсе үткәрелде.
2 авустта Олы Подберезье авылында яңа табиблык амбулаториясен төзү буенча эшләр башланды. Бүгенге көндә бинаның диварлары һәм түбәсе монтажланган. Табиблык амбулаториясе республика программасы буенча эшләнә. Объектны тапшыру 2018 елның 1 сентябренә планлаштырылган.
Кичә, 40 ел буе физкультура укытучысы булып эшләгән, Мәлки авылында яшәүче Лебедев Александр Петрович үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген Кукмара районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете теләделәр. Альбина Марданшина 18 ел буе Кайбычның "АК БАРС" Банк өстәмә офисында хезмәт иткән һәм коллегалары арасында хөрмәткә ирешкән.
Татарстанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр җыю эше башкарыла. Һәркем үз инициативасын сайтта калдыра ала: http://i.tatarstan2030.ru.
Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.