Кичә, 40 ел буе физкультура укытучысы булып эшләгән, Мәлки авылында яшәүче Лебедев Александр Петрович үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилее белән аны башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады. Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярга истәлекле бүләк һәм мактау грамотасын тапшырды.