Бүген Кукмара районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Биредә узган уку елына нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар кордылар.
Әлеге утырышта безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров катнашты.