Кешеләр олыгайгач, күңелләреннән гел үткәннәрен барлап яшиләр. Көн дә үзгәрүче заманда артка борылып карарга, үткәннәрне искә алырга яраталар. Еллар үткән саен, сагыну хисләре көчәеп, күңелләр очрашу мизгелләре көтә. Менә Кошман мәдәният йортында озак еллар китапханә системасында һәм бүгенге көндә эшләүче китапханәчеләр белән “Үткәннәр сагындыра...” дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда сагынып, юксынып, безнең арабызда булмаган хезмәттәшләребез дә искә алынды. Очрашу чәй табыны янында музыкаль номерлар белән аралашып барды.