ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

27 август көнне Кайбыч районының Кече Кайбыч авылыннан булган Фәрит һәм Рамилә Зиннуровлар гаиләсе  Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Зиннуровлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек һәм барлык район халкына да үрнәк булып торалар.

Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли башлады. 

Бүгенге көндә Мәлки авылының Волков һәм Киров урамнарында вак таштан юл җәю  эшләре тәмамланды. Барлык эшләр халыкның узара салым акчасына эшләнде. Юлларны шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин салды.


25
август, 2018 ел
шимбә

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,  төзелеш оешмалары, авыл хуҗалыклары  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  видеоконференция тәртибендәге атналык республика җыелышында катнаштылар.


24
август, 2018 ел
җомга

24 август көнне Тутаев исемендәге Федоровский мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә секция утырышы булып узды. Әлеге секция Кайбыч районы педагогик хезмәткәрләренә август киңәшмәсенә старт бирде. 

 

2018 елның 31 августына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкиле һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчелеге белән хезмәт мәсьәләләре буенча халыкны уртак кабул итү планлаштырылган.

Хокукый ярдәм һәм  гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан 27 август көнне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкиле һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчелеге белән берлектә хезмәт мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматләре буенча район буенча 18,7 мең гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык мәйданнарның 70 процентын тәшкил итә.  

Мәлки авылында гражданнарның узара салым акчасына булган балалар мәйданчыгын төзү буенча эшләр тәмамланып килә.

2018 елның 29 августында сәгать 9:00-13:00 кадәр  Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов гражданнарны кабул итү көне үткәрә. Анда хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда физик көчне законсыз куллану очраклары буенча һәм медицина хезмәтен тулысынча күрсәтмәү сораулары күтәрелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International