ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген, 8 сентябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәп укучылары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер"  нормаларын бирү буенча чара узды. Чарада 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәр йөздән артык укучы катнашты.

 

Бүген Борындык авылында Корбан бәйрәменә багышланган  хәйрия ашы узды.

Сезне һөнәри бәйрәмегез — финансистлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
 

5 сентябрь көнне Олы Подберезье авылы китапханәсендә «Без көч куллануга һәм экстремизмга каршы»дип исемләнгән чара - кисәтү үткәрелде.

"Без террорга каршы" акциясе кысаларында Ульянково мәдәният йортының китапханәсендә "Беслан фаҗигасе" темасына презентация күрсәтелде.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Ул шушы авылда урнашкан "Туган Як - Агро" җәмгыяте җитәкчеләре Альберт Хәялиев һәм Рәмис Хәйретдинов исеменнән үткәрелде. Мәҗлестә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

Барыгызны да 31 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак Әнвәр Нургалиевның концертына чакырабыз!  Бәясе 350 сум. Белешмәләр өчен телефон:  2-13-12, 2-16-72.

2018 елның 8 нче сентябренә «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы Кайбыч районы территориясендә урманнарның янгын куркынычы 4 нче классы фаразлана. Хөрмәтле Кайбыч районында яшәүчеләр, урман массивларына барганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз.

14 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә "Сабантуй" мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узачак. Барыгызны да көтеп калабыз!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе 2014 елдан башлап контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда куркыныч-юнәлешле алым гамәлгә ашыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International