ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Грипп барлык йогышлы авырулар арасында иң киң таралган авыруларның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә, ел саен көзге-кышкы сезон алдыннан күбрәк кеше үзләрен саклап калырга һәм вакытында прививка ясарга тырыша.

Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авылларда барган  юл эшләре барышы белән танышып китте. 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

9 сентябрьдә Кайбыч районының Иске Тәрбит, Чүти, Ябалак җирлекләрендә җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау уздырылды.

2018 елның 11-12 сентябрь көннәрендә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр кырау көтелә.
 

2018 елның 11 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә.

 

7 сентябрь көнне Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге юнармиянең  Борындык һәм Колангы мәктәп отрядлары Казан шәһәрендә булдылар.  Сәфәр программасына танк училищесына экускурсия, Казан ярминкәсенә бару һәм Тататарстан Республикасының милли музеен карау кертелгән иде.
 

Кичә, 9 сентябрь көнне Чүти авылында Корбан ашы узды.

 

8 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Зөя тарихи-мәдәни тыюлыгында «Бәрмәнчек бакчасы» II Республика керәшен православие мәдәнияте фестивале узды. Анда безнең районнан Хуҗа Хәсән авылыннан Светлана Бартазява җитәкчелегендә "Инешкәй" керәшен ансамбле катнашты һәм катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

 


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Кайбыч районының өч сайлау участогында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә рәвештә сайлау узды. Депутатларны Иске Тәрбит, Чүти һәм Ябалак авыл җирлекләрендәге бер мандатлы округларда сайладылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International