Ульянково мәдәният йортында "Беслан фаҗигасе" темасына презентация күрсәтелде

2018 елның 8 сентябре, шимбә

         "Без террорга каршы" акциясе кысаларында Ульянково мәдәният йортының китапханәсендә "Беслан фаҗигасе" темасына балалар өчен презентация күрсәтелде. Әлеге чарада катнашкан балалар 2004 елның 1 сентябрендә Белем бәйрәмендә  фаҗигагә китергән көнне искә алдылар.

         3 сентябрь көнне Төньяк Осетиядә Хәтер көне дип игълан ителде. Әлеге фаҗигадән соң 14 ел вакыт узды. Вакыт дәвалый, диләр. Авырту басыла, тик китми ... бездә үткәнне төзәтү мөмкинлеге юк. Без үзебезнең киләчәгебез өчен көрәшеп кенә кала алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International