Олы Кайбычта мәктәп укучылары"Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормаларын тапшырдылар

2018 елның 8 сентябре, шимбә

         Бүген, 8 сентябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәп укучылары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер"  нормаларын бирү буенча чара узды. Чарада 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәр йөздән артык укучы катнашты.

         Яшүсмерләр  турникта тартылу, урыннан озынлыкка сикерү, туры аяклар белән баскан килеш алга бөгелү, төрле дистанцияләргә йөгерү, ату буенча нормаларны үтәделәр.

 

фоторепортаж: http://kaybici.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/4273407.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International