Бүгенге көндә Борындык авылында республика программасы буенча спорт мәйданчыгы төзелде. Эшләрне Казан шәһәреннән "Татлизинг" төзелеш оешмасы башкарды.
Барыгызны да 18 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак Вил Усманов концертына чакырып калабыз! Бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 2-16-72.
2018 елның 17 октябрендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган " НЭЗЕР- ОБЕТ" спектаклен күрсәтәчәк. Башлана 19:00 сәгатьтә. Бәясе 250 сум зурлар өчен, 100 сум балалар өчен. Барыгызны да район мәдәният йортында көтеп калабыз!
Олы Кайбычта халыкның узара салым акчасына булган каптажны киртәләү эшләре бара. Эшләрне торак-комуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре эшли.
5 сентябрьда Ульянковада яшәүче Решеткина Валентина Александровна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар буе сыер савучы булып эшләгән, намуслы хезмәте өчен «трудовое отличие» медале белән дә бүләкләнгән.
Әгәрдә ир яки аның хатыны бер берсенә әйтмичә генә күчемсез милекне сатып җибәрә икән, андый килешүне суд тәртибендә дәгъваланырга һәм гамәлдә түгел дип танырга мөмкин.
5 сентябрьда Кайбыч районы башкарма комитетының актлар залында Кайбыч һәм Апас районының авыл җирлекләре секретарьлары өчен федераль мәгълүмати системасында эшләү буенча укыту семинары узды.
5 сентябрьда ЮХИДИ бүлеге инспекторы Ильфат Әхмәтов Олы Кайбыч мәктәп укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды.
Концерт район мәдәният йортыныда 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә булачак. Бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 2-13-12, 2-16-72.
28 сентябрьда 20:00 сәгатьтә район мәдәният йортында татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган Кәрим Тинчурин исемендәге "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы була. Бәясе 250 сум.