Барыгызны да 5 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Габделфәт Сафин концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400-500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 2-16-72
25 нче октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Кайбыч мәдәният йортында «Болгатып бутадык» дип исемләнгән көзге тамаша тәкъдим ителә. Шулай ук фойеда мәдәният хезмәткәрләренең “Көзге кәеф” дип исемләнгән күргәзмәләрен дә күрә аласыз. Керү 100 сум. Рәхим итегез!
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 октябрьдә районда 3221 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыю тулысынча төгәлләнде. Туфрак эшкәртү ахырына якынлаша. "Туган як-Агро" хуҗалыгында һәм "Агрофирма "Дубраваның" 1 нче һәм 2 нче филиалларда эшкәртү төгәлләнгән, өченче филиал бетереп килә.
Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына биш якташны озаттылар.
20 октябрьдә кайбычлылар безнең район егетләре хезмәт иткән хәрби частьта Ульяновскида булып кайтты. Анда солдатлар өчен район мәдәният йорты коллективы, яшь армиячеләр һәм администрация хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Бу көнне частька солдатларның әти-әниләре дә килгән иде.
19 октябрь көнне район мәдәният йортында Олы Кайбыч урта мәктәбенең 2 А сыйныф укучылары "Репка" Минем әкият герое" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Иҗади дәресләрдән соң, балалар "Репка" әкиятен уйнадылар. Шулай аларның курчак театры белән беренче танышу узды. Яшь дуслар театр сәнгатен яратучылар булыр һәм курчак театры түгәрәгендә шөгыльләнер дип ышанып калабыз.
21 нче октябрь-Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Татавтодор» җәмгыятенең Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, районда юл төзелеше белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне тәбрик итә.
Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Сезне туган көнегез белән котлыйм. Районның үсеш дәрәҗәсе, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү- район башлыгының профессиональлеге, аның куелган максатларга ирешүе һәм кешеләр белән эшли белүе таныклыгы. Кайбыч төбәгенең ныклы хезмәт традицияләрен саклау һәм арттыру, социаль-икътисади проектларны тормышка ашыру, якташларның файдалы башлангычларын яклау җаваплы вазыйфада сезнең эшчәнлегегезнең визит карточкасы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы
Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Агросәнәгать комплексында идарә итү сыйфатлары һәм эш тәҗрибәсе белән ныгытылган туган җирегезгә мәхәббәт, туган республикабыз өчен үз элешегезне кертүегез район башлыгы вазыйфасындагы эшчәнлегегездә вектор булып торсын һәм яңа идеяләрне һәм файдалы социаль-икътисадый инициативаларны тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов
«Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сез гомерегезне хезмәткә, гаиләгезгә, якыннарыгызга багышлап, җир йөзенә бары тик игелек эшләр өчен генә яратылган кешедер.