2018 елның 27 октябрендә Олы Кайбычта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлекчәсенең XXVIII конференциясе узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, партиянең төбәк сәяси советы әгъзасы Айдар Кашапов, «Зеленодольскгаз» эксплуатация - җитештерү идарәсе начальнигы Владимир Луппер - ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, «Бердәм Россия» нең Яшь гвардия штабы җитәкчесе һәм әгъзалары , предприятие һәм учреждение, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.