19 ноябрь - Мәүлид бәйрәме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) дөньяга килгән көн. Бу көн - мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Мәүлид көне - рабигүл әүвәл аеның үникенче көненә туры килә. "Мәүлид" сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә. Мәүлид ае 9 ноябрьдан башланды, 7 декабрьгә кадәр дәвам итә.
20 ноябрь көнне, Чүти авылы мәчетендә шушы зур бәйрәмгә багышланган Мәүлид ашы уздырылды. Бәйрәмне уздырырга, мул табын оештырырга - авылыбызның эшмәкәре Рафаил Щукин спонсор буларак ярдәм итте. Бәйрәмгә авылыбызның барлык олы яшьтәге бабайлар һәм әбиләр чакырылган иде.



