Бүген Камалиева Зөлфия Вәкил кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

           Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Камалиева Зөлфия Вәкил кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Соңгы елларда, ул Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районындагы бүлегендә административ законнарның үтәлеше буенча юнәлеш инспекторы булып эшләде. Хәзерге вакытта отставкада, "Тисби" идарә университетында 3 курста укучы кызын Раиләне тәрбияләп, матур гына яшәп ята.

           Бүген аны шушы гүзәл бәйрәме белән,  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән,  район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International