ТР буенча Кадастр палатасы яңа хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

          Кадастр палатасы күчемсез милекне исәпкә алу һәм чикләр турында мәгълүматлар кертү өчен кирәкле документларны гына кабул итә дип саный. Бу алай түгел. Соңгы вакытта учреждениенең вәкаләтләре шактый киңәйтелде, һәм хәзер ул 10 га якын яңа хезмәт күрсәтә.
          Региональ кадастр палатасына теләсә кайсы граждан күчемсез милек белән алыш-бирешләр төзегәндә, төзелешнең башлануы( тәмамлану) турында хәбәрнамә тутыруда һәм хәтта судка дәгъвалар төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала,шул исәптән реестр хатасын, үз белдеге белән төзелгән корылмага хокукны, межалау нәтиҗәләрен, күчемсез милек объектларына милек хокукы һәм башкалар.
          Әлеге һәм башка хезмәтләрне алу ысулларына, аларны бирү вакытына кагылышлы барлык сорауларны учреждение белгечләренә 25 гыйнвар көнне 9:00 дән 13:00 гә кадәр 8(843)514-90-7 телефоны буенча (өстәмә 2009) бирергә мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International