Бүгенге көндә республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып бара. Узган ел башкарылган эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм чәчү мәйданнары структураларына өстәмә ачыклык кертелә.
2019 елгы чәчү мәйданы 2,8 млн. гектардан артык тәшкил итәчәк, шулардан көзге бөртекле культуралар — 540 мең га, язгы бөртекле культуралар-1,0 млн. га, техник культуралар — 380 мең га һәм азык культуралары-1,0 млн. га якын язгы чәчү 1,8 млн. га мәйданда үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада җирләрнең сыйфатын һәм уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар бирелә, шуңа күрә агымдагы елда парның гомуми мәйданы 350 мең гектардан артык тәшкил итәчәк, шуның 50% тан артыгы сидераль культуралар чәчү планлаштырыла.