Яр Чаллыда каратэ буенча шәхси шәһәр беренчелеге узды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

          3 февральдә Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Яр Чаллы автомобиль мәктәбе базасында каратэ буенча балалар арасында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган ачык шәхси беренчелек узды.

          Беренчелектә 4 яшьтән 13 яшькә кадәр Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 10 команда арасыннан 120 спортчы катнашты: Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Буа шәһәре, Түбән Кама районы, ТР Апас районы һәм ТР Кайбыч районы.

           Безнең районнан бу ярышларда Олы Кайбыч урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Рамазан Вишняков (ДЮСШ тренеры-укытучысы Владислав Васильев) катнашты һәм мактаулы 1 урынны алды. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International