Татарстанда фермерлар һәм кооперативларга грант ярдәме күләме 67,2% ка арткан

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

         «Узган ел республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына (авылларда) грант ярдәме күләме 878 млн.сумга кадәр сизелерлек артты. Бу  2017 елга караганда 67,2% ка күбрәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

          Әйтик, узган ел 124 яңа эш башлаучы фермер 277 млн. сумлык грантлар алган. Чагыштыру өчен: 2017 елда шундый дәүләт ярдәме 75 яңа эш башлаучы фермерларга күрсәтелде, бүлеп бирелгән акчалар күләме — 175 млн.сум.
          Ришат Хәбипов сүзләренә караганда, узган ел гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә 46 конкурсант грант откан, дәүләт ярдәме күләме 285 млн.сум тәшкил иткән. 2017 елда конкурста җиңүчеләрнең саны 2018 елдагы шикелле булган һәм  әлеге максатларга 200 млн. сумлык грантлар бирелгән.

          Моннан тыш, Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына (СПоК) күрсәтелә торган дәүләт ярдәме күләме дә арткан. Мәсәлән, 2017 елда үзләренең матди-техник базасын үстерүгә 150 млн. сум акча алган шундый 9 кооператив грантка ия булды. Узган ел 24 кооператив грантлар алган, шул исәптән 11 яңа эш башлаучы да, аларга 317 млн.сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итте министр урынбасары.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International