Владислав Васильевның укучылары 2 мартта Яр Чаллыда каратэ буенча уздырылган Татарстан Республикасы Беренчелегендә ышанычлы җиңү яуладылар.
Беренчелектә Апас, Кайбыч районнары, Буа, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама һәм Түбән Кама районы спортчылары катнашты. Барлыгы 300 гә якын катнашучы булды. Кайбыч районы данын бертуган Никита һәм Владислав Козловлар яклады һәм икесе дә каратистлар арасында 50 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә җиңү яулады. Никита 1 урын алды, Владислав - 3 урын. Туган районга балалар грамота һәм медальләр белән кайттылар!