Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сезонлы эшләргә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

          Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
          Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, хәбәр итүенчә,  Татарстанда   кыска сроклы  ташламалы  кредитлауның  субсидияләр   лимиты  бүгенге көнгә 734,6 млн. сум тәшкил  итә. Бу 11,3 млрд. сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген бирә.

           Субсидияләр  түбәндәге юнәлешләр өчен карала: 

- кече хуҗалыкларга  - 146,9 млн. сум;

- үсемлекчелеккә - 411 3 млн. сум;

- терлекчелеккә  -   58,7 млн. сум;

- сөт терлекчелегенә -   117,5 млн. сум.

            Бер заемщикка кредит  лимитының  иң  чик  күләме    400 млн. сумга  кадәр  билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International