Олы Кайбычта ирләр командалары арасында волейбол буенча турнир узды

2019 елның 30 марты, шимбә

          28 март көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы оешмаларының ир-ат командалары арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча турнир узды. Ярышларда 6 команда катнашты: Совет-башкарма комитеты, эчке эшләр министрлыгы бүлеге, район электр челтәре (РЭС), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ), үзәк район сырхауханәсе (ЦРБ) һәм гомуми белем бирү мәктәбе (укытучылар).

          Ярыш нәтиҗәләре буенча укытучылар командасы 1 урынны, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2 урынны, район электр челтәре 3 урынны алды. Җиңүчеләрне район башлыгы исеменнән "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International