"Мирах" интеллектуаль лигасының ачык турниры җиңүчеләре

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

          Ел саен "Сәләт" берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән 50дән артык проект гамәлгә ашырыла, аларда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 18 меңнән артык сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр катнаша.

          Шундый проектларның берсе-Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре уку йортларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Мирах» интеллектуаль лигасының ачык турниры. Әлеге проектның максаты-яшьләрнең интеллектуаль ял итү формаларын популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрне интеллектуаль уеннар хәрәкәтенә җәлеп итү, шулай ук бу юнәлештә иң көчле яшьләр командаларын ачыклау.

          2019 елның 30 мартында бу турнирда Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбеннән (Садыйкова Аделия - 8 сыйныф укучысы һәм Фатыйхова Алисә – 10 сыйныф укучысы) һәм Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбеннән (Миназова Регина– 10 сыйныф укучысы, Фәхреева Алинә – 11 сыйныф укучысы, Хуҗин Булат – 11 сыйныф укучысы һәм Шебалова Эльза – 10 сыйныф укучысы) укучылар җыелма командасы катнашты. Алар мактаулы 1 урынны яуладылар. Без аларны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International