ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Дубрава", "Кубня", "Подберезье" агрофирмалары, "Кайбыч сөте" җәмгыяте, Кайбыч икмәк комбинаты, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин катнашты.
 


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Олы Кайбыч авылы Советы һәм башкарма комитеты бинасының актлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында 2019 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча сөт җыючылар җыелышы узды.

2019 елның 18 апрелендә Казан федераль университетының IT-лицеенда пенсионерлар арасында компьютер буенча "Компьютер Land: Өченче яшь-2019" республика конкурсы узды.
 

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара уза. Әлеге чарада безнең район делегациясе составында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Кече Мәме, Мөрәле, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре башлыклары катнаша.

Бүген "Уникс"та Созвездие-Йолдызлык суперфиналының сайлап алу турлары уза, анда безнең балалар - Иске Чәчкабтан Хәсәнов Баязит һәм Хөсәенова Илгизә чыгыш ясый, ә менә Олы Кайбычтан "Авыл дэнс" бию коллективы һәм конферанс Алинә Гарифуллина 29 апрельдә "Пирамидада"мәдәни-күңел ачу комплексында чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз.
 

2019 елның 17 апрелендә «Язгы игелек атнасы «Мәрхәмәтле ТАТАРСТАН МӘРХӘМӘТЛЕ Татарстан» эстафетасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Олы Кайбыч авылының "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге волонтерлары белән берлектә Олы Кайбыч авылының "Оста куллар, мәрхәмәтле йөрәк!" йомшак уенчыклар реставрацияләү һәм ремонтлау буенча мастер – класс үткәрдделәр. Уенчыклар «Язгы игелек атнасы» - «балаларга уенчыклар бүләк ит» акциясе кысаларында файдаланылачак.

17 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасы узды.
 

17 апрельдә «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең Казан шәһәрендәге ваклап сату кибетләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар оештырды. Әлеге чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
 

18 апрельдә Уфага эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Башкортостан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында оештырылган авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы-БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, ике республиканың да фәнни учреждениеләре һәм эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлдә катнашты.
 

Әлеге утырыш кысаларында торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр яктыртылды, шулай ук әлеге законнарны гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзаларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан торак пунктлар чикләренә кертелгән җирләрдән максатсыз файдалануны ачыклауга юнәлдерелгән эш турында мәгълүмат җиткерелде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International