18 апрельдә Уфага эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Башкортостан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында оештырылган авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы-БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, ике республиканың да фәнни учреждениеләре һәм эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлдә катнашты.